Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар балаларын “Мизгел” көтә!
Татар балаларын “Мизгел” көтә!

Татар балаларын “Мизгел” көтә!

1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере – “Мизгел” эшли башлый. Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән – сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрәчәк. Рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү, яшь татарларга үз халкыбызның әхлак-әдәп кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән үткәрелүче әлеге смена 18 көн дәвамында кызыклы һәм файдалы программа буенча үтәчәк. “Әхлак дәресләре”ндә белем алудан тыш, ял итүчеләр татар җырларын, биюләрен өйрәнәчәкләр, “Татар кызы”, “Татар егете”, Сабан туе кебек милли-мәдәни бәйгеләрдә, заманча мавыктыргыч уеннарда, үзләре әйткәндәй, “бегалка”ларда рәхәтләнеп йөгереп, ярышып, урманның саф һавасын сулап, сәламәтләнеп кайтачаклар.

“Мизгел” татар лагере җәй дәвамында бер генә тапкыр үткәрелә. 9 яшьтән 13 яшькә кадәр булган, үз мәдәниятебезне белергә теләгән балаларны “Мизгел”дә көтеп калабыз!

Лагерь тормышы – ул үзе бер дөнья. Ә ”Мизгел” лагерена юл ”Нур” яшьләр үзәгеннән башлана. Килүчеләрне һәр көнне 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул итәбез. Адресыбыз: Яңа шәһәр, 1/02, ”Нур” яшьләр үзәге. Телефоннар: (8552)39-68-16, 39-68-32; 89172379408.

Замира Ларичева, “Мизгел” татар лагере җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*