Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ утырышка җыелдылар
Арчада Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ утырышка җыелдылар

Арчада Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ утырышка җыелдылар

Бүген Татарстанның Арча районында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Бу Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ киңәшмә. Биредә документның эскизы беренче тапкыр  киң татар җәмәгатьчелегенә тәкьдим ителәчәк.

Арчаның педагогика көллитендә үтәчәк җыелышка Татарстанның 11 районнан – Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан 350 ләп кеше вәкил һәм стратегик документны төзү белән шөгыльләнүче эшче төркем вәкилләре җыелды.

Пленар утырыш алдыннан катнашучылар Арча районының социаль обьектларында булды. Кунаклар шәһәрнең 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе  һәм 11 санлы балалар бакчасы, Арча балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Арча педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеен карадылар. Музейны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*