tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчаның Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды
Арчаның Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды

Арчаның Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды

Бүген Арча районы Сикертән авылында күренекле драматург, нашир, мәгърифәтче, татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камал музее ачылды.

Авылдашлары ярдәмендә, хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов җитәкчелегендә төзелгән тарихи йорт бүген ишекләрен киң җәмәгатьчелек өчен ачты.

Бәйрәм чарасында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Музейны төзү авторы, иганәчесе Шәйдулла Сәләхов «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия булды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

Музей экспозициясе драматургның иҗатын, Сикертән авылы белән бәйләнешен ача.

«Биредә драматургның дини, мәгърифәт, нәшрият эшчәнлеге белән бәйле документлары, архив документлары, шулай ук шәҗәрәсе урнаштырылган. Музейның бер өлешендә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында урта хәлле гаилә көнкүреше тәкъдим ителгән. Монда аш табыны, ашханә, бик күп көнкүреш әйберләре, савыт-саба һәм шул заман кирәк-яраклары күрергә мөмкин. Өйдә мич-камин да бар», — диде Алинә Мөхәммтшина.

Ачылыш тантанасыннан соң барлык кунаклар бәйрәм концерты, «Бабайлар чуагы» спектакле караган. Чарада Галиәсгар Камал театры җитәкчеләре, артистлары да катнашкан.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*