tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан халкы республика бәйсезлегенең 30 еллыгын билгеләп узды
Кыргызстан халкы республика бәйсезлегенең 30 еллыгын билгеләп узды

Кыргызстан халкы республика бәйсезлегенең 30 еллыгын билгеләп узды

Бүген Кыргызстан Республикасы Бишкек шәһәрендә республика бәйсезлегенең 30 еллыгын билгеләп уздылар. Татарстан делегациясе катнашкан тантаналы чараның төп оештыручысы – «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Ульмаскулова Гөлсинә Хәйдәровна.

Бәйрәм кунаклары арасында Кыргызстан халкы Ассамблеясе җитәкчесе Эркебаев Абдыгани Эркебаевич бар иде. Аның сүзләренчә, Кыргызстанның дәүләтчелегендә татарлар зур роль уйнады. “Татарстанның Кыргызстандагы милләттәшләр белән эшчәнлеге соклану хисе уята”, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән республика халкын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева котлады. “Кыргызстан җире гомер-гомергә төрле мәдәниятләрнең үзара кушылып һәм үрелеп үсүенең мисалы булды. Биредәге татар тормышы милли оешмалары, җыр һәм бию коллективлары, татар якшәмбе мәктәпләре, төрле милли һәм дини чаралар үткәрүе белән күп кенә илләргә үрнәк. Әлбәттә, әлеге уңышлар монда яшәүче милләттәшләребезнең һәм хөкүмәт җитәкчелегенең тырышлыгы, милли җанлылыгы, таланты нәтиҗәсе. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда да Кыргызстаннан вәкилләр даими рәвештә актив катнашып киләләр, Татарстан хакимияте дә биредәге милләттәшләребезгә һәрвакыт хәерхаклы.”, – диде ул.

Фотолар авторы – Рөстәм Биккулов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*