tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Асылташ” укучы кызлар бәйгесендә җиңүне кем яулады?
“Асылташ” укучы кызлар бәйгесендә җиңүне кем яулады?

“Асылташ” укучы кызлар бәйгесендә җиңүне кем яулады?

Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернат кысаларында «Асылташ» татар халкының теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы 8-11 сыйныф укучы кызлар өчен конкурс узды. Аның максаты – туган телне өйрәнү һәм аңа карата кызыксынуны арттыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, татар кызларын милли тирәлектә тәрбияләү.

Мәктәпнең программасы әлеге юнәлешләрдән тора:

  • туган тел – татар теле
  • татар әдәбияты
  • Татарстан тарихы
  • татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате
  • заманча милли киенү серләре
  • рухи-әхлакый тәрбия
  •  милли кул эшләрен өйрәнү
  • аш-су әзерләү серләре
  • сәхнә осталыгы
  • татарча IT

Бу бәйгедә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Хәбирова Ралина 1 нче урынга лаек булды. Аңа диплом һәм  кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының махсус призына да ия булды.

8 нче сыйныф укучысы Исмагыйлева Нурия дә сынатмады. Ул “Иң тыйнак кыз” номинациясендә Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

Кызларның җитәкчеләре – Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина.

agryz.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*