tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күргәзмә ачылды
Ташкентта татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күргәзмә ачылды

Ташкентта татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күргәзмә ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев бүген Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилеенда катнаша. Тантаналы чара башланыр алдыннан, ул “Төркестан” сараенда ачылган күргәзмә белән танышты. Кунакларны милләттәшләребез

Биредә татар халкының милли ризыклары, милли киемнәре, кул эшләнмәләре, гореф-гадәтләребезне чагылдырган  кирәк-яраклар урын алган. Күргәзмә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге җитәкчелегендә һәм Ташкентта гомер итүче татарлар тырышлыгы  белән оештырылган.

Васил Шәйхразыев күргәзмә эшчәнлеген югары бәяләде. “Үзбәкстанда яшәүче татарлар ата-бабадан калган мирасны, милли ризыкларыбызны күз карасыдай саклап яши, киләчәк буынга да тапшыра,” – дип белдерде. 30 еллык юбилеен бәйрәм итүче Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең бу эштә өлеше зур булуын да билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*