tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасында катнашты
Васил Шәйхразыев Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасында катнашты

Васил Шәйхразыев Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасында катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстанда. Бүген ул Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасында катнаша. Кичәгә Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты рәисе Рөстәмбәк Корбананов, Россиянең Үзбәкстандагы илчесе Олег Мальгинов, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев һ.б. чакырулы иде.

Рөстәмбәк Корбанов тантанада катнашучыларны Үзәкнең 30 еллык юбилее белән котлады. Һәм Үзбәкстанда гомер итүче татарларның тырыш халык булуын билгеләп үтте. Татарстан белән Үзбәкстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр булуы хакында сөйләде. Киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы белән дә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралачагын әйтте.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чарага җыелучы татарларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. “Үзбәкстанда гомер итүче татарлар гореф-гадәтләребезне, туган телебезне, йолаларыбызны саклап яши. Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге – һәрвакыт очрашып, аралашып тору урыны,” – дип белдерде ул.

Узган гасырның 90 нчы елларында оешкан үзәктә балалар һәм яшьләр өчен татар теле курслары эшли, татар халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар арасында конкурслар оештырыла, милли мәдәни кичәләр үтә. Бүгенге тантаналы чарада да милләттәшләребез кунакларга үз чыгышларын күрсәтте.

Үзбәкстанда гомер итүче татарлар Сабан туе, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен оештыра, татар халкының М.Җәлил, Г. Тукай, Г. Исхакый кебек шәхесләренә багышланган чаралар үткәрәләр. Үзәк белән озак еллар дәвамында Ришат Нәбиуллин җитәкчелек итә.

Васил Шәйхразыев гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне саклауда, үстерүдә зур өлеш керткән татарларга Татарстан Президентының рәхмәт хатларын, Бөтендөнья татар конгрессы “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасына Татарстаннан артистлар да килде. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, шулай ук Булат Билалов,  гармунчы Булат Хисамов кичәгә җыелучыларга бәйрәм концерты тәкъдим итте.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*