tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти “Сәлах” мәчетендә халык белән очрашу уздырды
Мөфти “Сәлах” мәчетендә халык белән очрашу уздырды

Мөфти “Сәлах” мәчетендә халык белән очрашу уздырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан аенда республикабыз мәхәлләләрендә халык белән очрашулары дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 6нчы көнендә (7нче апрельдә), мөфти Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә мөселман кардәшләребез белән очрашып, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Хәзрәт ахшам намазына кадәр Рамазан аенда ураза тотуның фарыз булу тарихы, уразаның фазыйләтләре, нәфесне тәрбияләү, Коръән уку өчен бирелә торган саваплар, хәтем кылуның мөһимлеге, дингә хикмәт белән чакыру турында вәгазь сөйләде. Камил хәзрәт ислам динендә кардәшлек мәсьәләләренә тукталды, Рамазан аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга өндәде.

Кояш баегач мөфти ахшам намазын укытты һәм мәхәллә халкы белән бергәләп ифтар кылды. Дин кардәшләребез белән Рамазан ае сөенечен бүлешергә шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, танылган эшмәкәрләр, иганәчеләр килгән иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев чакыруны кабул итеп, мәхәллә халкы белән очрашуга килгән дин әһелләренә, көн саен ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Имам ассызыклап узганча, “Сәлах” мәчете башлангычы белән елдагыча мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга, Татарстан мәчетләрендә, мәдрәсәләрдә дин гыйлеме бирүче остазларга азык-төлек җыелмалары тарату көтелә. Мәхәллә халкының актив ярдәме белән күчтәнәчләр тиздән ияләренә барып ирешәчәк.

Әйтергә кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Чистай, Теләче районнары, Казан шәһәренең “Туган авылым”, “Сәлах” мәчете мөселманнары белән күрешергә өлгерде. Мөфти белән очрашулар дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*