tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй – көрәш» проектында җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә чакыру алды
«Аулак өй – көрәш» проектында җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә чакыру алды

«Аулак өй – көрәш» проектында җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә чакыру алды

Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй — көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды.

Ярышта республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Киров өлкәсенең Малмыж районы командалары катнашты.

Уен бөек шагыйрь Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Командалар тизлеккә такмаклар язды, бирелгән сүзләрдән шигырьне танып белделәр, «Йөзек салыш» уеннында катнаштылар һәм «Аулак өй», «Балага исем кушу» йолаларын күрсәттеләр.

Барлык катнашучылар 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булдылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң зур бүләк- командалар Санкт-Петербургка сәяхәткә чакыру алды.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*