tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл халкын берләштергән Коръән ашы
Авыл халкын берләштергән Коръән ашы

Авыл халкын берләштергән Коръән ашы

Тубыл шәһәре хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысова туган авылы Бәек мәчетендә авыл халкы белән бердәмлектә Коръән ашын үткәрде.

Ул мондый дини мәҗлесләрне киләчәктә дә бердәмлектә үткәрергә язсын дип, Аллаһы Тәгалә һәр кешегә сәламәтлек, муллык бирсен дигән теләкләр белән дини бәйрәмгә багышланган чараны ачты. Корбан гаетенә чакырылган Нигъмәтулла Хадҗи исемендәге Ямбай мәчете имамы Ришат Юнысов Корбан гаетенең тарихы, Ислам нигезләре турында вәгазьләр сөйләде, Корбан гаетенә чалынган корбанлыкларны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, Аллаһының рәхмәтендә булыйк дип, авыл халкына игелекле, имин тормыш теләде. Тубыл шәһәреннән килгән, дин юлында булган вәкилләр Тимур хәзрәт Ниязов, шәһәрнең өлкән яшьтәге аксакалы Нуриҗан ага Саликов бәрәкәтле изге корбан гаете белән Бәек авылы халкын котлап теләкләрен юлладылар. Бу авылда яшәүчеләрнең исәнлегенә, монда яшәп вафат булганнарның рухларына дога кылдылар. Авыл халкын берләштергән Корбан гаете турында Айсылу Әптелмән кызы:” Бөтен авыл халкы белән бердәмлектә мондый зур Коръән ашын беренче мәртәбә үткәрдек. Коръән ашына мәчеткә төрле яктан кунаклар да килделәр. Чарада яшьләрнең, яшүсмерләрнең катнашулары сөендерде.

Алар гореф-гадәтләребезне күреп, белеп үссеннәр. Дини бәйрәмебезне зурлап үткәрүдә һәркайсысы үзеннән өлеш керткән авыл халкына рәхмәтләремне белдерәм. Тәмле милли камыр ризыкларын пешереп алып килгән Флора абыстай Абсатаровага, сиксән яшен узган хөрмәтле Факия апа Хәкимовага, Фәүзия апа Мөслимовага, Лениза Сәриповага, Нәфилә Сәйфуллинага, Эльвира Бакиевага, Фатыйма һәм Әхмәр Уразовлар гаиләсенә, күрше авылдан килгән Людмила һәм Хәмит Кәримовлар гаиләсенә, ветеран укытучылар Клара һәм Таһир Рамазановлар гаиләсенә һәм башкаларына рәхмәтләремне белдерәм. Корбан гаете көннәрендә эшләгән игелекләрегез, башкарган хәерле эшләрегез савап булып барсын. Бәйрәм табыныбыз милли ризыклар, җиләк-җимешләр белән мул булды. Пешергән бавырсакларыбыз, чиядән әзерләгән вак бәлешләрегез, пәрәмечләрегез белән кунакларны каршыладыгыз.

Бәйрәм табынын әзерләүчеләргә саф күңелдән чыккан теләкләребезне юллап, дога кылдык. Корбанлык чалучы Илгиз Нуриҗан улы Саликовка, аның гаиләсенә, туган-тумачаларына, Коръән ашын пешерүче Сияфетдин Хәдҗат улы Хәкимовның гаиләсенә, матди ярдәм күрсәткән улым Ришат хәзрәткә, киленем Гөлнарага изге теләкләремне юллыйм. Борынгыдан, ата-бабаларыбыздан килгән изге гамәл-гыйбадәтләр, гореф-гадәтләр югалмасын. Корбанлыклар чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә язсын. Аллам кайгылардан сакласын, авыр сынау килгәннәргә сабырлык, түземлек бирсен. Авылдашларыбыз белән Аллаһы йортында безне рухи яктан берләштергән дини бәйрәмнәребезне киләчәктә дә бергәләп үткәрергә язсын. Бик матур, татулыкта, бердәмлектә узган бәйрәм күңелләребездә җылы хисләр калдырды. Авылыбыз халкын мәчетле иткән авылдашыбыз Альберт Бикшан улы Абсатаровка Аллам озын гомер бирсен,”-дип ихлас күңеленнән чыккан теләкләрен юллады.

                                                                                       Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*