tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены нигезләмәсе
“Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены нигезләмәсе

“Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены нигезләмәсе

8 июль көнне Актаныш районында  “Авылларда гармун моңнары” регионара гармунчылар җыены узачак.

“Авылларда гармун моңнары” регионара гармунчылар җыены татар авылларын, халыкның традицияләрен, гармун төрләрен саклау, пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау, иҗатка кызыксынуларны көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Җыенда һәвәскәр, профессиональ гармунчылар ансамбльләре һәм аерым
башкаручылар катнаша ала. Баян, хромка, тальян, саратский, вараксин, һ.б гармун төрләрендә татар халык һәм милли әсәрләрен башкаруны күздә тота. Заявкалар 6 июль 2023 елга кадәр кабул ителә.

Нигезләмә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*