tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Шәймәрданов: «Көрәш гади булырга тиеш!»
Айдар Шәймәрданов: «Көрәш гади булырга тиеш!»

Айдар Шәймәрданов: «Көрәш гади булырга тиеш!»

29 августта Казанның «Ак Барс» көрәшләр сараенда «Манзара» җәйге спорт-музыкаль премиясе булачак. Премия ТАССРның 100 еллыгына багышланырга тиеш булган, әмма пандемия үз үзгәрешләрен керткән. Быел «Манзара» кайчан һәм ничек узачак? Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Манзара» проектының җитәкчесе, продюсеры Айдар Шәймәрданов спорт-музыкаль премиянең ни сәбәпле августта уздырылуын аңлатты:

–    Кайбер спортчыларның кыш көне, яңа елдан соң, формалары әзер булмаска мөмкин. Шуңа күрә без көрәш сезоны алдыннан иң көчле көрәшчеләрне җыю максатыннан, премияне бу вакытта уздырырга булдык. «Манзара»ны төп ярышларның берсе итү ниятеннән хәзерге вакытта эшләр алып барыла, диде продюсер.

«Манзара» ярышларының баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов белдергәнчә, көрәш тагын да матуррак һәм активрак булсын өчен кайбер үзгәрешләр дә кертеләчәк:

– Ярыш тәртибенә килгәндә, көрәш бары тик ике үлчәм категориясендә — 85 һәм 110 килограммга кадәр булачак, диде ул.

Премиянең үзенчәлеге – артистларның да көрәшүендә. Мәсәлән, быел артист Илфак Хафизов та катнашачак:

– Мин бик рәхәтләнеп катнашырга булдым. Мәктәптә укыганда көрәшкә йөри идем. Артист булгач, бераз туктаттым. Театраль сабантуйда көрәшкәнче Айдар (Шәймәрданов – авт.) белән киңәшләшкән идем, шулай да сабантуйда җиңел генә көрәштем. Көрәшне карау – бер, ә көрәшкәндә – икенче, аяклар калтырый башлый. Шулай да көрәштә үз-үземә ышаныч артты. «Манзара» бәйгесенең елга ике тапкыр уздырылуы бик әйбәт. Көрәшчеләр үзләрен формада тота ала, конкуренция дә була. Аннары соң, Айдар миңа: «Манзара» шоу булырга тиеш, диде. Шулай ике-өч юнәлеш билгеләп куйдык, тарихка күз салдык, дип артист кайбер серләрне ачарга ашыкмады.

Аның сүзен Айдар Шәймәрданов дәвам итте:

– Көрәш гади булырга тиеш. Халык ни өчен футбол карарга ярата? Чөнки анда теләгән кеше уйный ала. Ә көрәштә кагыйдәләр белән көрәшчеләрдә дә, халыкта да нәфрәт уяталар. Андый очракта көрәшчеләр ярышны рухи чимал итеп түгел, финанс мөмкинлеген ныгыта торган ярыш буларак кабул итә башлый. Шуңа күрә Илфак Хафизовның катнашуы да ярыш өчен уңаһ һәм матур күренеш. Әгәр артистлар көрәшеп, халыкта соклану уята алалар икән, димәк, көрәш танылуына да өлеш кертә алабыз дигән сүз, диде ул.

Сүз уңаеннан, һәр көрәшчегә брендлы киемнәр дә тектереләчәк.

– Быел ул кара төстә булачак, чөнки кара төс беркайчан да модадан чыкмый, диде премиянең көрәшчеләр һәм артистлар белән эшләү җитәкчесе Данияр Вәлиев.

Галимҗанова Рәфидә
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*