Азнакай районы Әсәй авылының яссы тау битендәге зиратта урнашкан Әхмәтхан төрбәсе туристик маршрутка кертелергә мөмкин. Бу хакта төбәк тарихчысы Эльвира Ихсанова “Татар-информ”да узган татар төбәк тарихчыларының яңа ачышларына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Эльвира Ихсанова төрбәнең өч өлештән (склептан) торганын, анда гаилә башлыгы, хатыны һәм баласы күмелгән дип фаразлавын әйтте. “Ташлар дымланудан тиз уалып җимерелмәсен өчен, як-ягында һава йөрү өчен тәрәзә кебек тишекләр калдырылган. Моннан 40 ел элек аның берсе яхшы сакланган хәлдә, түбәсе дә бар иде”, — ди ул.
“Безнең төрбә халыкка билгеле иде, гыйльми яктан археолог Альберт Борһанов 2009 елда өйрәнде. Урсай, Тымытык, Сарлы авылларында эпитафик гарәп язуларын да өйрәнү булды. Ул археологик системага салынды һәм, шуның нәтиҗәсендә, җитмештән артык объект табылды”, — дип ачыклык кертте ул.

- Төрбә — югары даирә түрәләре, атаклы кешеләр, аларның гаилә әгъзалары кабере өстенә салына торган корылма. Кагыйдә буларак, мәчет, дини комплексларда, зиратларда эшләнә, аерым гына булган төрбәләр дә очрый. Ул зур булмаган бүлмә рәвешендә була.
Зилә Мөбәрәкшина