tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда дини укулар башлану уңаеннан семинар узды
Азнакайда дини укулар башлану уңаеннан семинар узды

Азнакайда дини укулар башлану уңаеннан семинар узды

Элек-электән үк халкыбызның гыйлемгә, белем алуга теләге зур булган.Аның өстенлеген аңлаганнар, кайсы гына дәверне алма, нинди генә авыр заманалар булса да, һәркем тырышып укырга омтылган.

Изге китабыбыз Коръәндә дә “гыйлем” сүзенең еш кабатлануы очраклы түгел. Чөнки белемле, гыйлемле булу динебездә үтәлергә тиешле хакыйкатьләрнең берсе санала.

Шөкер, бүген илебездә динебезне танырга теләгән кешеләргә гыйлем ишекләре һәрьяклап ачык тора. Дини китаплар, газета-журналлар да күп бастырыла, мәчетләрдә дини укулар оештырыла.

Узган атнада шәһәребезнең Ак мәчетендә имамнар, мөгаллимнәр катнашында зур семинар узды. Ул мәчет-мәдрәсәләрдә уку башлану уңаеннан оештырылды.

Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, халыкка дини гыйлем бирүдә үзләренең белемнәрен, көчләрен кызганмаган азнакайлыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, алдагы уку елының да уңышлы булуын теләде.

– Аллага шөкер, районыбызда дини белем алырга теләк белдергән кардәшләребезнең саны елдан-ел арта бара. Бу – халык дингә ныграк тартыла дигән сүз, – ди район мөхтәсибе Азат Талибуллин да.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк ди, халкыбыз. Семинарда Чалпы авылында туып үсеп, заманының бөек гыйлем иясе булып җитлеккән мәгърифәтче, галим Таҗетдин Ялчыголның соңгы елларда гына ачыкланган тормыш юлы турында кызыклы мәгълүматлар да җиткерелде.

– Бүген шундый олы шәхесне тудырган Чалпы авылының тарихы туплана. Аңа бәйле яңадан-яңа мәгълүматлар, кызыклы фактлар, тарихи язмалар, фотосурәтләр табылды. Районыбыз горурлыгы булган Таҗетдин Ялчыголның бай мирасын яшь буынга җиткерү, аның дини, тарихи, әдәп-әхлакка өйрәтү буенча эшен дәвам итү, исемен мәңгеләштерү, аны таныту – безнең бурычыбыз, – ди Чалпы авылы китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова.

Бу күренекле шәхес гомеренең күпчелек өлешен хәзерге Түбән Кама һәм Зәй районнарында үткәргән. Соңгы елларда Зәй районы хакимияте дә Таҗетдин Ялчыголның исемен мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкара. Семинарда әлеге район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Әминә Биккинина да катнашты. Ул үзләренең җирлекләрендә галимнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә алып барылган эшләр белән таныштырды.

Чалпы авылы имамы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахмановның һәм Зәңгәр мәчет мөгаллимәсе Сирина Сәхбетдинованың да чыгышлары бик фәһемле һәм файдалы булды.

Быел мөхтәсибәт районыбызда “Иман нуры – мәчетләребездә” дип аталган иҗади бәйге игълан иткән иде. Очрашу барышында анда катнашучы Венера Шәмсетдинова, Рузилә Шәйхулова, Самат Хисмәтов, Халидә Галимова һәм Эльвира Ихсановага бүләкләр тапшырылды.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*