tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда «Мәдәни мохит» проекты башкарыла
Азнакайда «Мәдәни мохит» проекты башкарыла

Азнакайда «Мәдәни мохит» проекты башкарыла

Азнакай шәһәренең Тарсус паркында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, «Мәдәни үзәк» Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап,«Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән темага викторина үткәрде.

Чара республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, шулай ук телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге турында сөйләү белән башланып китте. Балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән викторинада катнаштылар, үзләренең Татарстан халыклары, аларның тарихы һәм гореф-гадәтләре, төрле милләтләрнең көнкүреш һәм сәнгать-мәдәнияте турында белемнәрен күрсәттеләр.

Катнашучылар өчен хәрәкәтчән уеннар, күңелле биюләр, спорт эстафеталары оештырылды. Балаларга бигрәк тә татар орнаментын агач медальоннарга ясау буенча мастер-класс ошады.

Бәйрәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырды, балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә, төрле милләт кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәтте.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*