tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын каләм» иясе Булат: «Артист-журналист» булам
«Алтын каләм» иясе Булат: «Артист-журналист» булам

«Алтын каләм» иясе Булат: «Артист-журналист» булам

27 июль көнне “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. “Татар матбугаты” юнәлешендә Әтнәдән Булат Мөхәммәтҗанов гран-прига лаек дип табылды. Аңа КФУда бушлай уку мөмкинлеге бирелә. Егет турында тулырак бу язмада.

Исеме: Булат Мөхәммәтҗанов

Туган көне: 29.10.2003

Туган җире: Әтнә районы Олы Әтнә авылы

Тәмамлаган: Олы Әтнә урта мәктәбен

Кызыксынулары: журналистика, театр, чаңгыда йөрү.

– Булат, җиңү хисеннән айнып беттеңме әле?

– Юк әле, һаман айнып бетеп булмый. Көтелмәгән җиңү булды ул. Мин бит быел беренче тапкыр катнаштым. Шул ук елны Гран-при да алу минем өчен зур шатлык булды. Кайберәүләр 4әр ел катнашып та Гран-при ала алмыйлар бит.

– Ник моңарчы катнашмадың?

– Моңарчы “Алтын каләм” фестивале турында белми идем шул. Белгән булсам, ике дә уйламый килгән булыр идем. Ә быел фестиваль турында әнием сөйләде. Көчемне сынап карарга булдым – портфолио җибәрдем. Һәм икенче турга үттем.

– Журналистика белән кайчаннан бирле дус?

– Кечкенәдән язам мин. Әнием – журналист. Аның да йогынтысы булмый калмагандыр. “Әтнә таңнары” газетасында, үзебезнең мәктәптә чыга торган “Сәлам” газетасында язмаларымның басылганы булды.

– Фестиваль ничек узды?

– Күп бәйгеләрдә катнашкан бар. Ләкин “Алтын каләм” аеруча күңелгә хуш килде. 5 көн эчендә бер гаиләгә әйләнеп беттек без. Кайтасы да килмәде. 5 көн бик аз булды.

– Гран-при алу өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Гел язарга, үзеңне күрсәтергә кирәк. Мине әле фестивальнең президенты итеп тә сайладылар. Моның өчен «Алтын каләм»не ничек күрергә теләвем турында махсус программа белән чыгыш ясадым.

– Ничек итеп күрергә телисең?

– Беренчедән, көннәр санын арттырга. 5 көн эчендә генә күп әйбергә өлгереп булмый. Уку да, эш… Ә танышуга, дуслашуга вакыт бик аз кала. Шулай ук төрле районнарга чыгу яхшы булыр.

– Нинди бүләкләр белән кайттың?

– КФУда бушлай уку мөмкинлеге һәм телефон. Икесе дә бик кирәк иде.

– «Алтын каләм»дә моннан берничә ел элек күп чаралар гел рус телендә уза иде. Хәзер берәр үзгәреш бармы?

– Хәзер дә шулай. Татар теленә басым әллә ни күп ясалмый. Әмма мин президент чыгышымны татарча сөйләдем.

– Журналистикада егетләр аз. Ни өчен дип уйлыйсың?

– Мин катнашкан “татар матбугаты” юнәлешендә 21 кыз арасында да мин берүзем идем. Фестивальдә дә “Ни өчен татар матбугатында егетләр аз?” дигән язма да әзерләдем. Күп егетләр телевизион журналистикага тартыла. Сәбәбе шулдыр дип уйлыйм.

– Үзең журналистиканы сайларга булдыңмы?

– Әйе, КФУга укырга керергә исәп.

– Ә мин сине театр көллиятенә дә кергәнсең дип ишттем. Анысы дөресме?

– Дөрес. Кечкенәдән театр белән кызыксынам. Әтнә дәүләт драма театрында уйныйм.

– Икесендә берьюлы уку авыр булмасмы соң?

– Җиңел булмас инде. Әмма ничек тә укып булыр дип уйлыйм.

– Барыбер берсен сайларга туры киләчәк бит.

– Ул вакытта журналистиканы сайлармындыр. Роль бирмәсәләр артист артист булмый бит инде ул. Ә менә журналистикада эш беркайчан да бетмәячәк. Шуңа күрә мин журналистиканы сайлармын.

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*