tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Агач эшләре остасы
Агач эшләре остасы

Агач эшләре остасы

Тереньга районында гомер итүче Рөстәм Тимербулатов, чын мәгънәсендә, уникаль кеше. Белеме буенча ул музыкант, озак еллар инде район мәдәният йортында баянчы булып эшли. Якташлары аны алыштыргысыз кул эшләре остасы буларак та хөрмәт итәләр.

Күпләргә ул алтын куллы оста сыйфатында таныш. Тал чыбыгыннан хәйран калырлык әйберләр үрә. Бу эш белән мавыгуы очраклы рәвештә, озак вакыт авырып ятканда барлыкка килә.

Рөстәм үзенең иҗаты өчен илһамны төрле китаплардан һәм интернеттан ала икән.

“Тал чыбыгыннан әйбер үрү – җиңел эш түгел. Гади генә берәр нәрсәне үрүгә атналар һәм хәтта айлар китә. Иң әүвәл әзерлек эшләрен җиренә җиткереп башкарырга кирәк – яр һәм елга буйларында йөреп чыбыклар эзләп табасы һәм аларны киптерәсе бар. Материалны махсус шартларда саклау сорала. Шуңа күрә бу шөгыль четерекле дә, мәшәкатьле дә дияр идем”,- ди оста, бәхетле елмаеп.

2017 елда тал чыбыгыннан әйберләр үрү Рөстәм өчен яшәү мәгънәсенә әверелә. Ул һәр әйберне бөтен күңелен биреп, намусы кушканча ясый, матур һәм уңайлы булсын өчен бар көчен һәм тырышлыгын куя. Хәзер әлеге оста турында Тереньга районында гына түгел, Ульяновск өлкәсе авыллары һәм шәһәрләрендә, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

Җан җылысын биреп ясаган кәрзиннәргә, кошчыклар өчен “ресторанга” һәм кәнәфигә карыйсың да, тәмам таң каласың. Алар һәммәсе дә чын сәнгать әсәрләре бит.

Рөстәм Тимербулатов – Тереньгада билгеле, танылган, хөрмәтле шәхес. Тарихи вакыйгаларны реконструкцияләүчеләр ярдәм сорап еш кына аңа мөрәҗәгать итәләр. Чөнки нәкъ менә ул гына үткән заманның тормыш-көнкүреше элементларын булдыра ала. Гөмбәгә һәм җиләккә йөрү өчен борынгы кәрзиннәр, крәстиән чабаталары, әбиләр сандыклары, әйтерсең лә, вакыт машинасы сыман узган заман белән бүгенгене бәйләп торалар.

Талантлы милләттәшебез үзенең уникаль хезмәте белән кешеләргә файда китерә алуыннан канәгатьлек кичерә. Төрле буын вәкилләренең гаҗәпләнү һәм соклану хисе белән тал чыбыгыннан эшләнгән әйберләрне карауларын күреп, чиксез сөенәм, минем өчен иң зур бүләк менә шул инде, ди Рөстәм Тимербулатов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*