tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Папау авылында корбан мәҗлесе
Папау авылында корбан мәҗлесе

Папау авылында корбан мәҗлесе

Чардаклы районының Папау авылы мәчете янындагы мәйданда корбан мәҗлесе узды. Анда төрле буын вәкилләре – өлкәннәр, яшьләр, балалар – барлыгы 130дан артык кеше катнашты.

Мәҗлестә катнашучы мөселман кардәшләребезне Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Папау мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов, Мирный бистәсе мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов сәламләделәр. Алар милләттәшләребезне бергә һәм бердәм булырга, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшырып яшәргә өндәделәр.

Җирле татар автономиясе рәисе урынбасары, районның Аталар советы җитәкчесе Рамил Летфуллов бәйрәмдә катнашучы барлык балаларны да түләүсез туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлады.

“Папау авылында корбан мәҗлесе беренче тапкыр шулай зурдан кубып үткәрелде. Олылар да, балалар да бик канәгать калдылар. Йөзләрендә иман нуры балкып торган гөнаһсыз малайлар һәм кызлар әти-әниләре, әби-бабайлары белән янәшә утырып, вәгазьләр тыңладылар, аннары корбан ите, туңдырма һәм татлы мамык белән сыйландылар. Әлеге шатлыклы бәйрәм мизгелләре аларның күңелләрендә озак сакланачак”,- ди Чардаклы районының Аталар советы рәисе Рамил Летфуллов.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*