tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесе үтте
Азнакайда «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесе үтте

Азнакайда «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесе үтте

Шәһәрнең Мәдәни үзәк коллективы, гимназия белән берлектә «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесен уздырды.

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.

Бәйгенең төп максаты –  татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга рухи мирасны тапшыру.

Конкурс барышында балалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар һәм милли костюмнар күрсәттеләр.

Катнашучыларга бәя биргәндә аларның татар телен һәм мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә белүләре, иҗади чыгышлары бәяләнде. Балаларга бигрәк тә «Дөнья халыкларының милли киемнәре» дигән этап ошады, анда алар кәгазьдән киселгән кием-салым шаблоннарын милли орнаментлар белән бизәделәр.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*