tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аблай авылында “Орчык бәйрәме” узды
Аблай авылында “Орчык бәйрәме” узды

Аблай авылында “Орчык бәйрәме” узды

Чакмагыш районының Аблай авылы җирлеге-Башкортстандагы бай, чагу тарихлы татар авылларының берсе. Биредәге авыл халкы үзенең ата-бабалырыннан килгән мәдәни-әдәби, тарихи мирасын буыннан-буынга тапшыра килә. Төрле форматтагы фольклор бәйрәм чаралары да даими үтә.
Аблай мәдәният йорты бинасында-гүзәл затларыбыз көненә багышланган “Орчык бәйрәме” исемле бик күркәм концерт программасы узды. Монда әлбәттә, мәдәният учагы каршысындагы апалардан һәм кызлардан торган “Ахирәтләр” түгәрәге әгъзалары-бәйрәмнең йөрәге булды! Бәйрәмне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Лида Шәяхмәтова, Гөлназ Ибраһимова һәм әйдәүче китапханәче Рәзифә Арсланова алып бардылар. Җырлы-моңлы, күңелле тамаша алдыннан Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы, оста баянчы, җырчы Рәсимә Зәйнетдинова якынлашып килгән 8 март уңаеннан авылның сылукайларын тәбрикләп үтте.
 Әлеге чара, биредә яшәүче якташларда күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән беррәттән-ихлас аралашу, рухи зәвыклылык бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*