tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербайҗан типографиясе вәкиле татар китапларын үзләрендә бастырырга тәкъдим итте
Әзербайҗан типографиясе вәкиле татар китапларын үзләрендә бастырырга тәкъдим итте

Әзербайҗан типографиясе вәкиле татар китапларын үзләрендә бастырырга тәкъдим итте

Азәрбайҗан типографиясе вәкиле Ринат Сәләмов Татарстан китап нәшрияты китапларын һәм татар матбугатын Азәрбайҗанда бастыру тәкъдиме белән чыкты.

«Продуктны Россиядән ташып йөрергә кирәк булмаячак, материалны Бакуда да нәшер итәргә мөмкин. Китап кына түгел, татарча календарь, сувенирлар, журналлар нәшер итеп була», — диде Ринат Сәләмов Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин китапларын Азәрбайҗанда чыгарырга әзер булуларын белдерде һәм нәшриятның яңа китаплары белән таныштырды. «Безгә читтә яшәүче милләттәшләребезнең ярдәме дә бик кирәк, без аларның тәкъдимнәренә дә колак салабыз», — диде ул.

Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшриятына йөз елдан артык ел тулуын, елына 500 меңнән артык данә китап басылуын, Советлар Союзы вакытында Казанда полиграфия үзәге булуын әйтте. «Узган гасырда Татарстан китап нәшрияты миллионлаган данәдә китаплар чыгарган, Казанда Союз республикалары өчен дә китаплар нәшер ителгән», — дип билгеләп үтте ул.

Чарада катнашучыларга олылар һәм балалар өчен матур әдәбият, нәшриятта басыла торган тарихи һәм фәнни эшләр турында сөйләнелде, уку әсбаплары, сүзлекләр һәм белешмәлекләр тәкъдим ителде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*