tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле гүзәл затларыбыз!

Язның беренче һәм иң матур  бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!

Сез – шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше. Сез гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да. Бу сезнең бәйрәм, шуңа күрә ул бары тик гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн генә уралсын.

Кадерле әниләребез, әбиләрәребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар  телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*