tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакалы районы Камышлытамак авылы халкы “Каз өмәсе” бәйрәмен үткәрде
Бакалы районы Камышлытамак авылы халкы “Каз өмәсе” бәйрәмен үткәрде

Бакалы районы Камышлытамак авылы халкы “Каз өмәсе” бәйрәмен үткәрде

Элек-электән татар авылларында салкыннар башлану белән авыл халкы каз өмәсе үткәрә торган булган. Ә эш тизрәк һәм күңеллерәк барсын өчен, аларга туганнары, дуслары, күршеләре ярдәм иткән.

Камышлытамакта узган “Каз өмәсе” дә йоласына туры китереп үткәрелде. Эш милли киемнәр, дәртле җырлар, уен-көлке белән үрелеп барып, авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

Камышлытамак авылында традицияләр һәм гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Бу юлы да йолада яшь кызлар катнашты, алар олы яшьтәгеләрне игътибар белән тыңладылар, күзәттеләр һәм казларны чистартырга булыштылар.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*