tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар
Тубылда мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар

Тубылда мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар

Тубылның Сумкино микрорайонында яшәүче милләттәшләребезне берләштереп торучы мәчет-25 еллыгын билгеләп үтте. Күренекле вакыйгага монда яшәүче мөселманнар, Тубыл шәһәреннән, күрше татар авыллардан кунаклар җыелды.

Мәчет имамы Илдар Алеев җыелган дин вәкилләрен, кунакларны шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде, мәчетнең юбилее белән котлаучыларның теләкләрен дә җиткерде. Сумкинода яшәүче авыл халкына, мәчет бинасын үз көчләре белән төзекләндереп, ремонт эшләрен башкаруда булышлык күрсәтүчеләргә изге теләкләрен, рәхмәтләрен юллады. Аллаһы йортының ишекләрен ачуда бөтен көчләрен салган якташларына сәламәтлек теләде. Хәзрәтнең вәгазе беркемне дә битараф калдырмады. Ул кешеләрне иманлы, тәртипле, тәүфыйклы булырга чакырды. Аннары, җәмәгать белән намаз укыганнан соң, Илдар хәзрәт:”Без мәчеттә дини эшебезне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков белән киңәшләшеп эшлик. Мәчеттә җомга намазлары, дини бәйрәмнәребез Рамазан, Корбан гаетләре үткәрелә. Тәравих намазларына да киләбез. Дини бәйрәмнәрдә мәчетебез җанланып китә, халык җыела, шәһәрләрдән дә киләләр. Мәчет-ул халыкны иманга, әхлакка чакыручы, динебезгә якынайтучы изге урын. Киләчәктә дә Сумкинода яшәүче мөселман халкы белән тату, бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын,”-диде.

Мәчетнең тарихы, бүгенге яшәеше турында 85 яшенә якынлашып килгән Хәтирә апа:”Мин тормыш иптәшем Ихсан абыегыз Ихсанов белән 25 елга якын дин юлында. Мәчетебезгә элек өлкән яшьтәгеләр килә иде. Аларның күпчелеге мәрхүм булды. Мин 85 яшемне тутырып киләм. Соңгы елларны мәчеттә үзем үтәгән кассир эшен Мөршидә Рябиковага тапшырдым. Мәчет эшли башлаганнан бирле 20 ел Фәтхулла Камалетдинов(хәзер мәрхүм) хәзрәт вазыйфасын алып барды. 2019 нчы елны мәчеттә ремонт эшләрен авыл халкы үз көчләре белән эшләп чыктылар. Авыр эшләрне балта осталары, эчке ремонтны хатын-кызлар башкарды. Мөкәррәмә Баймагамбетова, Фатыйма Сәфәргалеева:”25 ел вакыт узса да мәчетебез әле тәртиптә, төзек сакланган. Карап сокланабыз, тырыш хезмәтебез ихлас күңел белән эшләнгән,”-ди.

Сатылган авылыннан килгән Хөсәен абый Кутумов изге теләкләрен җиткереп:”Сумкино мәчетенә җомга намазларына килергә тырышабыз. Монда якты, безне җылы каршылыйлар.

Мәчет имамы Илдар хәзрәт Алеевны, өлкән яшьтәге якташларыбызны, яшь буынны шатлыклы вакыйга-мәчет юбилее белән котлап изге теләкләремне юллыйм. Итагатьле булып, матур яшәргә язсын һәммәбезгә. Сумкино мәчетеннән озак еллар моңлы азан тавышлары яңгырап торсын,”-дип котлау теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасы чәй табыны янында дәвам итте. Монда милли ризыкларга бай булган мул табын артында гореф-гадәт йолаларыбыз турында фикер алыштылар, илебезгә тынычлык теләделәр, тубыллыларга явыз дошманнарны җиңеп туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*