tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакый Урманче турындагы китап “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә бүләккә лаек булды
Бакый Урманче турындагы китап “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә бүләккә лаек булды

Бакый Урманче турындагы китап “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә бүләккә лаек булды

Мәскәүдә узган “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында узган “Елның иң яхшы китабы – 2017” бәйгесендә “Заман” нәшрияты һәм Татарстанның танылган сәнгать белгечләре белән берлектә әзерләнгән “Бакый Урманче. Нәкыш. Графика. Сын. Әдәби мирасы” хезмәте “Сәнгать буенча иң яхшы басма, фотобасма” номинациясендә “Дипломант” дигән дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Бу хакта “Заман” нәшриятенең баш мөхәррире Рәзилә Ваккасова хәбәр итә.

Китап күренекле татар рәссамы, сынчы Бакый Урманченың тормышына, иҗатына багышланган

Күмәк монографиянең идея авторы – Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева. Фестивальдә Россиянең 40тан артык төбәгеннән нәшриятлар катнаша.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/02/165213/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*