tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балачак» бәйгесендә туган телдә җыр башкаручылар өчен аерым номинация билгеләнгән
«Балачак» бәйгесендә туган телдә җыр башкаручылар өчен аерым номинация билгеләнгән

«Балачак» бәйгесендә туган телдә җыр башкаручылар өчен аерым номинация билгеләнгән

«Балачак» халыкара вокал бәйге-фестивалендә яңа номинацияләр булачак.

«Туган телдә җыр башкаручылар өчен аерым номинация булачак. Һәр бала туган телендә җыр башкара ала. Бөтендөнья татар конгрессы „Бишек җыры“ номинациясен булдыруны сорады. Быел ике яңа номинация өстәлә», — дип сөйләде «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов.

Бәйгене «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән «Изгелек янәшә» («Добро рядом») хәйрия фонды уздыра.

Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бәйгедә катнашуның бушлай булуын ассызыклады. «Без — Мәдәният министрлыгы акча түләп катнаша торган бәйгеләрне хупламыйбыз. Монда балалар акча түләмичә катнаша. Ул бик мөһим», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә сәламәтлеге чикләнгән балалар да катнаша ала. Алар өчен аерым номинация каралган. Быел «Балачак» җыр бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 31 мартка кадәр dobro-ryadom.ru сайтында калдырып була.

Беренче тур онлайн уза Икенче тур 13-14 майда «Әкият» балалар үзәгендә булачак. Бәйгенең гала-концерты 15 майда Казанда булыр дип көтелә. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә җиңгән башкаручы клип яздыра алачак. Бәйгедә 5-16 яшьлек балалар катнаша ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*