tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында ике тел дә тигез өйрәнелә
Балалар бакчасында ике тел дә тигез өйрәнелә

Балалар бакчасында ике тел дә тигез өйрәнелә

Әтнә районы Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасында икетеллелеккә багышланган семинар үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икетеллелек нигезендә белем бирүгә багышланды ул. Райондагы балалар бакчалары мөдирләре тәрбиячеләр уздырган ачык дәресләрдә катнаштылар. Бу хакта өлкән тәрбияче Зилә Шәфигуллина сөйләде. Аның чыгышы билингваль балалар белән икенче дәүләт телен үзләштергәндә килеп туган кыенлыкларны ачыклауга багышланган иде.

Ә менә тәрбияче Гөлнара Шакирова турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге белән таныштырды. Тәрбияче Зөһрә Зарипова да сөйләм үсешеннән белем бирү эшчәнлеген ачыклап күрсәтте. Рус теленә өйрәтү буенча тәрбияче Гүзәл Гарипова уртанчы төркемдәге балалар белән квест-уен уздырды.

“Югалган бүләк”не эзләү барышында балалар төс танып аерырга, яңа сүзләргә өйрәнделәр. Логопед Рафисә Мөхәммәтҗанова билингвальлек төшенчәсен аерып күрсәтте; аның табигый һәм ясалма ысулларына ачыклык кертте. Тәрбиячеләргә эшчәнлекләрендә кирәк булган күнекмәләр белән таныштырды, тизәйткечләрне еш кулланырга өндәде.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бүлеге начальнигы Алсу Сафиуллина чыгышы да үтемле булды. Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәткәндә, практик күнекмәләрне ешрак кулланырга чакырды ул. Бу уңайдан кулланырга кирәк булган чараларны пунктлап атап узды. Шул ук вакытта “Баланың куркынычсызлык юлы” проекты белән таныштырды, шул типтагы эшләрнең һәр бакчада булырга тиешлеген ассызыклады.

Биредә тәрбияче Нурия Гайфуллина әти-әниләр белән берлектә әзерләгән “Бер капчык алма” исемле спектакль карап та хозурландык. Моны да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә ата-аналар белән эшчәнлек дип бәяләргә кирәк.

Хәмит Бадиков

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*