tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург татарларының рәхмәт сүзе
Оренбург татарларының рәхмәт сүзе

Оренбург татарларының рәхмәт сүзе

Оренбурның Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре, укучылары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка, конгресс вәкилләренә зур рәхмәт белдерәбез.

Ел башында Казанга кылган сәфәр турында “Яңа Вакыт” гәзитендә язылып чыккан иде. Бүген шул сәфәрнең уңышлы нәтиҗәсе турында әйтәсе килә. Китапханәгә, Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән, Татарстанда чыккан журналлар бушлай килә башлады. Укучыларыбыз өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә бик шатлыклы вакыйга, чөнки бу басмалар еш сорала һәм күп укыла. Шушы яхшы башланышның дәвамы булсын дигән теләктә калабыз.

Светлана Әхмәтҗанова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*