tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә катнашучылар милли мәктәп язмышы хакында эссе яза
«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә катнашучылар милли мәктәп язмышы хакында эссе яза

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә катнашучылар милли мәктәп язмышы хакында эссе яза

Һөнәри бәйгедә Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Быел укытучыларга түбәндәге темаларга эссе язып җибәрергә тәкъдим ителде:

  1. Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышы.
  2. «WorldSkills Kazan 2019» чемпионаты укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда нинди роль уйный?
  3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?
  4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.

Редакциягә килеп ирешкән конкурс эшләрендә укытучылар беренче һәм өченче темаларга өстенлек биргән.

Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына ([email protected])
30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Нигезләмә.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*