tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар өчен “Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең” бәйгесе игълан ителде
Балалар өчен “Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең” бәйгесе игълан ителде

Балалар өчен “Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең” бәйгесе игълан ителде

Белем көнендә “Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсен” дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан ителде.  Иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент – 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру.

Конкурста катнашу өчен:
1.Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсез шундый итеп рәсем ясарга.
2.Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Рәсем астына баланың исем фамилиясен яшен күрсәтергә. Бер катнашучыдан өч кабул ителә.
3.Үзегезнең вконтакте яки инстаграмда битегездә (аккаунт ачык булырга тиеш) #камал_116_сезон #виптамашачы #камалтеатрыняратам хэштэглары белән рәсемне урнаштырырга
4.Театр төркеменә язылырга.
5.Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала.

Конкурсны үткәрү этаплары:
-31 август-17 сентябрь эшләр кабул ителә;
-18-19 сентябрь-жюри әгъзалары тарафыннан 9 иң яхшы рәсем сайлап алына;
-20-29 сентябрь – театрның вконтакте төркемендә иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү үткәрелә;
-30 сентябрь-җиңүчене игълан ителә.

Рәсми бүләкләү 1 октябрьдә Яңа 116нчы сезон ачылышында үтәчәк.
Һәр катнашучыны бүләкләр (чакыру билетлары, мастер-класслар) көтә. Уңышлар!

Галиәсгар Камал театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*