tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баландыш авылында “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” дип исемләнгән фольклор бәйрәм чарасы узды
Баландыш авылында “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” дип исемләнгән фольклор бәйрәм чарасы узды

Баландыш авылында “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” дип исемләнгән фольклор бәйрәм чарасы узды

27нче июль көнне Теләче районының Баландыш авылында “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” дип исемләнгән фольклор бәйрәм чарасы узды.

Килгән кунаклар – блогерлар һәм район халкы себерке бәйләү, утын кисү, чалгы белән печән чабу, көлтә бәйләү, ашлык тулы капчык күтәреп йөгерү, милли кием уен-ярышларында катнашып үз күңелен күрде, ат чабышы ярышларын карап хозурланды. Бәйрәм чарасын Караширмә, Иске Карабаян, Субаш, Ачы, Әбде, Кибәче (Саба районы),  Балык Бистәсе районыннан килгән фольклор коллективлар бизәде.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*