tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында иң куп оныклары һәм оныкчыклары булган әби-бабай!
Балтач районында иң куп оныклары һәм оныкчыклары булган әби-бабай!

Балтач районында иң куп оныклары һәм оныкчыклары булган әби-бабай!

IMG_9484Районыбызда уңган, булган, матур, ишле, күп балалы гаиләләребез бар безнең. Куныр авылында гомер итүче, 60 елдан артык кулга-кул тотынып яшәүче Нурмөхәммәт абый белән Мәрхәбә апа Вахитовлар гаиләсе районда үрнәк гаиләләребезнең берсе. Аларның уңганлыгы, гаиләдәге узара мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү алымнары һәркемгә үрнәк булып торырлык. Гаилә башлыгы гомер буе үз эшенең остатасы булып, электрик булып эшләгән, ә Мәрхәбә апа исә колхозда намуслы хезмәт куйган. Алар 8 бала тәрбияләп, бүгенге көндә 19 онык һәм 22 оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

Нурмөхәммәт абый белән Мәрхәбә апай Балтач районында иң куп оныклары һәм оныкчыклары булган әби-бабай !Шундый тыйнак, бер-берсенә ихтирамлы, үрнәк гаилә булып, авылдашларын сокландырып яшиләр алар. Балтач районы Ак калфак татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова, Куныр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илзия Нәҗипова һәм район ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова бу матур гаиләне район хакимияте исеменнән котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*