tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында “Умартачы” форумы узды
Башкортстан Республикасында “Умартачы” форумы узды

Башкортстан Республикасында “Умартачы” форумы узды

Бүген Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылында “Умартачы” форумы узды.

Умартачының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү,балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук Россиянең татар авылларында яшәүче татар эшмәкәрләрен җыю, алар белән тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеге тудыру форумның максаты булып тора.

“Умартачы” форумы быел Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары” ачык һавадагы музей этнография комплексында булды.

Биредә  умартачылык һәм бал продукциясе күргәзмәсе,Туймазы районының алдынгы умарталыкларына экскурсияләр оештырылды. Шулай ук катнашучылар арасында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен түгәрәк өстәл бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*