tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре” исемле семинарда катнашты
Илгиз Халиков “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре” исемле семинарда катнашты

Илгиз Халиков “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре” исемле семинарда катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков 7 октябрьдә Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуаш филологиясе кафедрасының 25 еллыгына әзерлек эшләренә багышланган “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре” исемле семинарда катнашты.

Илгиз Халиков мөгаллимнәрне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм укытучылар көне белән тәбрик итте. Үзенең чыгышында ул татар теленең дөньядагы роле турында сөйләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы проектлары белән таныштырып үтте. Һәр укытучыга матур әдәбият бүләк ителде.

Кафедра юбилее уңаеннан Илгиз Халиков татар бүлеге каршында иҗат иткән “Нәүрүз” җыр ансамбленә милли кием тегү өчен сертификат бүләк итте. Юбилейга әзерлек кысаларында Россиякүләм (Халыкара катнашлыкта) фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре дә башланды.

Белешмә: Башкорт дәүләт университы Стәрлетамак филиалы татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы 90нчы еллардан башлап, Башкортстанның көнъяк районнары өчен татар теле укытучыларын әзерли. Бүген кафедра чыгарылыш студентларының саны меңнән артты. Татарстаннан тыш бары тик Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә генә татар теле укытучыларын әзерлиләр. Илгиз Халиков үзе дә әлеге югары уку йорты чыгарылыш студенты.2005 елда ул әлеше югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый һәм 2008 ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасын тәмамлап, филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*