tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе Эдуард Хәмитов вафат
Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе Эдуард Хәмитов вафат

Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе Эдуард Хәмитов вафат

Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе, педагогика фәннәре докторы, профессор, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов вафат.

Бөтендөнья татар конгрессы Эдуард Шәйхулла улы гаиләсенең, туганнарының һәм барлык милләттәшебезнең тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Мәрхүмнең урыны Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Эдуард Хәмитов – Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1998), педагогия фәннәре докторы (2000), профессор (1991), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977), Русия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1998).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*