tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәркис Нигъмәтуллин Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хатына лаек булды
Нәркис Нигъмәтуллин Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хатына лаек булды

Нәркис Нигъмәтуллин Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хатына лаек булды

Күпъеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлеге, иҗтимагый эшендә ирешкән уңышлары өчен Төмән өлкәсе Думасының Рәхмәт хаты белән Нәркис Шамил улы Нигъмәтуллин бүләкләнде. Бүләкне өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич тапшырды.

Нәркис Нигъмәтуллин Тубылның җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасы “Норд”та 30 елга якын эшли. Торак–коммуналь җитештерү идарәлегендә күп еллар намус белән эшләүче тырыш хезмәткәр коллективта ихтирам казана, үзен уңай яктан күрсәтә.

Яшәү өчен уңайлы мохит булдырырга тырышып эшләгән коллективта төрле һөнәр ияләре эшлиләр. Нәркис Нигъмәтуллин башкарган эшенә җываплы карый. Хезмәт кешене бизи дип юкка гына әйтмәгәннәр. Хезмәт белән көн күргән җыештыручының һөнәрләре күп:шофер, токарь, электромонтер, ташчы да ул.

Нәркис Нигъмәтуллин башка өлкәләрдә дә талантлы кеше. Буш вактыларында татарча җырларга яраткан Н.Ш.Нигъмәтуллин 2010 нчы елдан Тубылның себер татар мәдәният үзәге каршында оештырылган “Себер нурлары” вокал ансамблендә җырлый. Татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда үзенең өлешен кертә. Ансамбльнең җырчысы шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмебез Сабануйларында, дини бәйрәмнәр Рамазан, Корбан бәйрәмнәренә багышланган мәдәни чараларда актив катнаша. Себер татар мәдәният үзәгендә узган бәйрәмнәрдә, конкурсларда, шәһәр, өлкә, регионара оештырылган бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулаган җырчы 1-2 урын Дипломнар белән бүләкләнә.

Гаиләсендә Нәркис Нигъмәтуллин тормыш иптәше Фатыйха апа белән 3 кыз үстерәләр, өчесе дә югары белемле белгечләр. Нигъмәтуллиннарның 9 оныклары.

Озак еллар фидакарь, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән Нәркис Нигъмәтуллинны лаеклы бүләк-Төмән өлкәсе Думасының Рәхмәт хаты алганы белән котлыйбыз. Хезмәт ияләренә хөрмәт артып торсын.

   Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*