З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлеге оештырылуга – 25 ел.
Бу уңайдан 1нче декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында “Китап” нәшрияты, “Сәхибҗамал” төбәк-иҗтимагый оешмасы һәм “Нур” театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.
Программада китап, милли эшләнмәләр күргәзмәләре, танылган әдипләрнең чыгышлары, театрыбыз артистлары башкаруында моңлы һәм дәртле җырлар, биюләр.
Башлана 19 сәгатьтә. Керү ирекле.