tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Афәрин, Айдар!
Афәрин, Айдар!

Афәрин, Айдар!

Шушы көннәрдә республиканың музыка көллиятендә белем алучы яшь һәм талантлы милләттәшебез Айдар Абашев Удмуртия Хөкүмәтенең Г.М. Корепанов-Камский исемендәге Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Айдар Абашев кечкенәдән сәхнәдә. Җитез, яңалыкка омтылган баланы укытучылары да ярата, бер генә чара да Айдардан башка узмый. Ул – авыл малае, Юкамен районыннан. Район һәм республикакүләм бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Халкыбызның яратып башкарган җырларын өйрәнеп, һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкара да.

“Мине биш яшьтә укытучыбыз Мәрьям апа Арсланова сәхнәгә чыгарды. “Чабата” биюен башкарган идем. Укырга да, төрле концерт­ларда катнашырга да җитештем. Әнә шулай өйрәндем инде. Нәрсәгәдер үзлегемнән өйрәнергә туры килде, кечкенә чакта бабай да үз белгәннәрен аңлата, сөйли иде. Җырлап кына калмыйм, гармунда да бераз уйныйм. Кешеләргә моң бирәсем килә минем”, – ди Айдар.

Айдар өч ел элек Ижау шәһәренә күченеп килгән. Республиканың музыка көллиятендә белем ала. Беренче көннән үк сабакташлары белән дә уртак сүздә, укытучыларының да ышанычы ул. Беренче елдан ук төрле бәйгеләрдә катнаша. Табигатьтән бирелгән тавышы, гаиләдә тәрбияләнгән тырышлыгы, үзенең дә үҗәтлеге яңа уку йортында аңа яңа үрләр яуларга мөмкинчелек ача. Егет мәртәбәле урыннарга ия була. Бу хакта көллиятнең диварында урнашкан берничә дип­ломы да дәлил булып тора. Тик укырга бер дә җиңел түгел. Чөнки авылларында музыка мәктәбе юк, шуңа күрә башлангыч музыка белемен алмаган. “Сольфеджио, музыкаль грамота авыр бирелә. Боларга үзем өйрәндем, тырышам инде. Өстәмә дәресләргә дә йөрим”, – ди Айдар.

Сәләтле егет халык җырлары классында вокал буенча белем ала. Дәресләргә яратып һәм бик әзерләнеп йөри, бирелгән белемне тулысынча алырга омтыла. Укытучысы сүзләренчә, музыкаль белемнәре булмаса да, авыллардагы талантлы яшьләрне күреп, көллияткә алырга тырышалар икән.

“Безгә укырга керергә килгәнен әле дә хәтерлим. Бик дулкынлана иде. Башта татар телендә җырлап күрсәтте. Аннан гармунда уйнап күрсәтүен сорадык. “Борчылма, без сине укырга алачакбыз”, – дидек. Ул безнең өметләрне аклар өчен сольфеджио буенча әзерләнде, чөнки имтихан бирергә кирәк иде. Барлык сынауларны яхшы гына тапшырып, укырга керде. Беренче көннәрдән үк без аны төрле концертларга, конкурсларга җибәрә башладык. Ул бик теләп катнаша”, – дип сөйләде аның турыда укытучысы Татьяна Леонтьева. Ә моның өчен бик ныклап әзерләнергә кирәк. Шуңа да һәр дәрестә диярлек программадан тыш, татар җырларын кабатлауга да вакыт бирелә.

Айдарның иң зур хыялы – артист булу. Шул ук вакытта Удмуртиядә гомер итүче татарларны да таныту. Нияте – Казан­да югары белем алып, туган ягына кайтып, мәдәният, сәнгать белән яшьләрне кызыксындыру, тәрбияләү.

“Ни өчен артист булырга телимме? Мин укып, һөнәри җырчы булып, Удмуртия татарларын күтәрергә телим. Казанда да белсеннәр, монда татарлар яшәгәнеген. Без бит күп монда”, – ди Айдар. Бүгенге көндә Удмуртиядә нинди генә кичә, тантана булмасын, ул – сәхнә түрендә.

“Юкамен районына Каз өмәсе бәйрәменә баргач, яшүсмер егетнең «Ах, җаныем Бибисара» дип өзгәләнеп җырлаганына, гармунда үзе уйнап, такмаклар әйткәненә сок­ланып кайт­­кан идем. Ижау шәһәренең музыка училищесына укырга кергәч, мин аны инде күздән югалтмадым. Нинди генә милли чара узмасын, бүгенге көндә Айдар – әлеге кичәләрнең бизәге, булышчысы. Һәрвакыт ярдәмгә ашкынып тора, үзенең җырлары белән тамашачы күңеленә үтеп керә. Аңа зур рәхмәт белдереп, иҗат уңышлары телим, киләчәктә аңа зур сәхнәләр яуларга язсын!”, – дип сөйли аның турында “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Рәфилә Рәсүлева.

“Җырларны тамашачыны я көлдерергә, я елатырга, дип сайлыйм. Тыңлаучыларның күзләренә карыйм. Аларның ни теләгәннәрен аңларга тырышам һәм үземнең энергияне аларга бирәм. Әнә шулай бердәмлектә көч була. Кайчагында сәхнәгә биергә дә чыгалар, минем белән бергә җырлыйлар. Бу миңа бик ошый. Залда утыручыдан кайтаваз булуы шатландыра. Күптән түгел үз районымда да концерт­лар куйдым, якташларым зал тутырып килде, рәхмәт аларга”, – дип сөйли Айдар.

Быел Айдар Казанда “Сандугач” бәйгесендә катнашып, үзе өчен бик кирәкле дәресләр алган.

“Бик куркып кына бардым. Анда һөнәри җырчылар, Венера Ганиева үзе утырды. Чыктым, җырладым, ошады. Репертуар гына ошамады аңа. “Җырла-җырла” дигән җырны башкарган идем. “Тапталган”, – дип әйтте. Ләкин барыбер мактады. Үзенә укырга чакырды. Акча табылса, әлбәттә, барачакмын. Тик теләгем, инде әйткәнемчә, укып бетереп, кире Удмуртиягә кайту”, – дип, үз хыяллары белән уртаклашты ул.

“Айдар – бик үҗәт егет. Бу үҗәтлеге аңа мондый зур җиңүләргә ирешергә ярдәм итә. Ул кайсыдыр фәннән калыша икән, өстәмә дәресләр ала. Куйган максатына ирешә белә”, – ди укытучысы Татьяна Леонтьева.

Укытучысы Айдар Абашевның киләчәге өметле, ди. “Аның кебек талантлы, тырыш студентлар еш очрамый. Ул бит – асылташ”, – диде.

Хәмидә Гайфуллина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*