tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның “Ихлас мәчете” Конгресска рәхмәт белдерә
Башкортстанның “Ихлас мәчете” Конгресска рәхмәт белдерә

Башкортстанның “Ихлас мәчете” Конгресска рәхмәт белдерә

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетеннән кайнар сәламнәребезне җибәреп, хәер-догалар кылып калабыз. Шушы елның 5-6 июлендә 38 кеше Казанга сәяхәткә бардык. Милли мәркәзебезнең изге урыннарында булдык, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил музейларын карадык, һәм, үзегез белүегезчә, Конгресста Сезнең белән дә матур очрашу насыйп булды, Аллаһыга чиксез шөкерләр булсын.

Әлбәттә, татар журналисты буларак та, чирек гасыр динебезгә хезмәт итүче буларак та, Казанда күп булырга туры килде, һәрбер сәфәрдән баеп, рухыбыз күтәрелеп, милли аңыбыз үсеп кайтабыз. Шуңа да мондый сәфәрләрне оештыруны туктатмаска кирәк дигән фикердәбез. Үткәргән форумнарыгыз, төрле чараларыгыз, ил күләмендә башкарган бөтен эшләрегез өчен үземнең исемнән һәм йөзләрчә шәкертләрем исеменнән Сезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә хезмәтләрегезне кабул итсен, ахирәттә саваплары насыйп булсын.

Башкортстан күләмендә милләтебезгә тугры хезмәт иткән Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкиле Алик Харис улы Локманов, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов хатын-кызлар арасында милли һәм дини тәрбия алып баруда безгә зур ярдәм күрсәтәләр, кирәкле киңәшләрен бирәләр. Аларга да рәхмәтебез чиксез.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Алга таба да бергәләп милләтебез һәм динебез өчен зур, хәерле эшләр башкарырга насыйп булсын. Эшләрегездә уңышлар, ныклык, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.

Зур ихтирам белән: “Ихлас” мәчете каршындагы В. Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*