tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында “Күңел җылым сиңа, әбием!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды
Баулы районында “Күңел җылым сиңа, әбием!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

Баулы районында “Күңел җылым сиңа, әбием!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

Яңа Чүте авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә ханым Әхәтова башлангычы белән мәктәптә “Күңел җылым сиңа, әбием!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне оештыруда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, балалар бакчасы нәниләре- барысы да бик теләп, актив катнаштылар.

Бәйрәмгә авыл апалары, әбиләре чакырылдылар. Зур концерт оештырылды.Соңыннан чәй өстәле артында җылы аралашып, сөйләшеп утырдылар.

Чараның максаты: буыннар чылбырын югалтмау, олыларны хөрмәтләү, әбиләребезне зурлау.

Бәйрәм бик күңелле узды. Җырлар, биюләр, скетчлар апаларыбызның күңеленә хуш килде, дип хәбәр итте Фәйрүзә ханым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*