tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең авыл имамы” бәйгесе игълан ителде
“Безнең авыл имамы” бәйгесе игълан ителде

“Безнең авыл имамы” бәйгесе игълан ителде

«Ватаным Татарстан» газетасы, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, «Безнең авыл имамы» дигән бәйге игълан итә. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Соңгы елларда авылларда дини тормыш игътибар үзәгендә. Бу аңлашыла да, авыл – милли һәм рухи тормышыбызның чыганагы. Авылдагы рух тотрыклыгы, хәтта татар теле язмышы да имамнарга барып тоташа.

Үзегез яшәгән җирлектәге имамнар, аларның күркәм хезмәтләре турында «Ватаным Татарстан» газетасына «бәйге» дигән тамга белән язмалар юллана.

Бәйгенең шартлары:

«Безнең авыл имамы» бәйгесенә язмалар 2022 елның 4 мартыннан 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителә. Нигезләмә белән www.vatantat.ru сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгегә башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта 3 биттән (юл арасы 1,5 интервал) артмаска тиеш.

Материаллар 420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки [email protected] электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: (843) 222-09-70, 89179270040. Бәйгедә катнашучының 2022 елның икенче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булуы шарт, квитанция күчермәсе редакциягә язма белән җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.) Бәйгенең нигезләмәсе, тулырак мәгълүмат www.vatantat.ru сайтында. 2022 елның 4 мартыннан 2022 елның 1 августына кадәр дәвам итә. Оештыручысы – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*