tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда мөнәҗәтләр әйттеләр
Баулыда мөнәҗәтләр әйттеләр

Баулыда мөнәҗәтләр әйттеләр

Бүген Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дип исемләнгән кичә узды.

Чара барышында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина оештырган “Инсаният” төркеме берсеннән-берсе матур мөнәҗәтләр әйтте. Әлеге төркем алты ел элек булдырылды, берничә ел дәвамында бәйгеләрдә уңышлы катнашып, бүләкле урыннарга лаек булып килә.

Кичәне алып барган Йолдыз Шакирова бу мөнәҗәт әйтү тарихы белән таныштырып узды.

Чара ахырында катнашучылар мондый кичәләрне дәвамлы итү теләген белдерделәр.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*