Ульяновск шәhәренең Вырыпаевка бистәсендә гомер кичерүче Рөстәм Зарифулла улы белән Затия Шәфигулла кызы Гайнуллиннарның гаилә корып бергә яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел булды.

“Сезнең тормыш юлыгыз бик күпләр өчен үрнәк булып тора. Бөек Ватан сугышы елларының барлык михнәт-газапларын үз җилкәгездә татыгансыз, аннары илебезне аякка бастыруга зур өлеш керткәнсез, балаларыгызны Ватаныбызның лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергәнсез, барысы өчен дә рәхмәт сезгә”, – диде Михаил Сычев, Бриллиант туйларын билгеләп үтүче татар-мөселман гаиләсен тәбрикләп.



 
					
				