tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…
Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…

Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…

6 нчы октябрь көнне Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм укытучылар көненә туры килде.

Бәйрәмне якшәмбе мәктәбе укучылары Фаил Шәрәфетдинов белән Фидаил Садретдинов алып бардылар. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рафаиль Ульбеков, аксакалыбыз Альберт Даминов, Сургут шәһәренең Педагогия университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов һәм “Сандугач” вокал-хореография ансамбле белән аның җитәкчесе Нурия Зиганшина килгән иде.

Алар  укытучыларга һәм укучыларга яңа уку елында иҗади уңышлар теләп, үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Түгәрәк өстәл артында яңа уку елының эш планы каралды.

Гөлия Садретдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*