tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бер адым да артка чигенмәм…»
«Бер адым да артка чигенмәм…»

«Бер адым да артка чигенмәм…»

2014 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Фатих Кәримнең тууына 105-ел уңаеннан “Бер адым да артка чигенмәм…” дип исемләнгән Әдәби салын утырышы узачак.

Музейда Әдәби салон утырышы 1970 нче еллардан үткәрелә. Башка елларда Әдәби салон кунаклары арасында язучылар,мәдәният һәм фән хезмәткәрләре, алар арасында: Х. Туфан, Р. Харис, М.А. Усманова, Ә. Еники, Р. Вәлиев һәм бик күп башка шәхесләр була.

ТР Милли музей фондында татар язучыларының, мәдәният хезмәткәрләренең бай мирасы саклана. Язучы Ф. Кәримнең тууна 90-ел уңаеннан (1999) ТР Милли музее күргәзмә әзерләгән иде.

Фатих Кәримнең язмышы бик тә кызыклы. Халык шагыйре Сибгат Хәким: “Мин үзем дә фронтта булдым, алгы сызыкта шигырь язар өчен нинди шартлар барлыгын бик яхшы беләм. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер шагыйрьдә юк. Ул һәрвакыт Муса белән рәттән басып торгна, янәшә атлап бара торган шагыйрь. Аның Ватан сугышы чоры лирикасы “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләрнең дәвамы, алар кайдадыр бергә кушылалар, бергә яңгырый башлыйлар, гомерләре бер” – дип язган. Алар икесе дә үз Ватаннарының каһарман шагыйрьләре. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” кебек, Ф.Кәримнең дә фронт язмалары музей фондында кадерләп саклана. Сугыш елларында, авыр шартларда ул 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 хикәя, 1 пьеса яза.

Фатих Кәрим 1945 елның 9 февралендә Көнчыгыш Прусиядә геройларча вафат була. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышының 1дәрәҗәле ордены белән бүләкләнгән.

Хәрби дуслары Ф.Кәримнең документларын, язу дәфтәрләрен шәхси әйберләрен, хатыны Кадрия Ишуковага җибәрәләр, ә ул үз чиратында әлеге ядкәрләрне Милли музей фондына тапшыра.

Әдәби салонда Ф. Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР халык һәм БР атказанган артисты Рөстәм Маликов, ТР халык шагыйрләре Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, А. Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов, шагыйрьнең туганы профессор Әмир Гыйльманов, Казан консерваториясе профессоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтев, атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Абдулла, Ф. Кәримнең иҗатын өйрәнүче, журналист Римзил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Рамиль Сарчин, №170, 177 мәктәп укучылары, К(Идел буе)ФУ ның театр училищасы студентлары катнашачак.

Татарстан Республикасы Милли музее

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*