tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче татарча киноспектакль кадрларын Казандагы тулай торакта төшергәннәр
Беренче татарча киноспектакль кадрларын Казандагы тулай торакта төшергәннәр

Беренче татарча киноспектакль кадрларын Казандагы тулай торакта төшергәннәр

Әлмәт татар дәүләт театры татар театры тарихында беренче тапкыр драматург Равил Сабыр романы буенча «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән киноспектакль әзерли. Киноспектальдә студентлар – булачак филолог һәм журналистлар язмышы тасвирлана.

Киноспектакльне Казанның Товарищеская урамындагы КНИТУ-КХТИ тулай торакларында төшерәләр. Төп геройларның студентлар бүлмәсе декорацияләрен шунда ясаганнар. Спектакль авторлары идеясе буенча, геройларның хатирәләре һәм аларның студент еллары экранда күрсәтелә, ә 20 елдан соң очрашуны актерлар сәхнәдә уйнаячак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Киноспектакль режиссеры Александр Далматов әйткәнчә, узган гасыр ахырыннан бирле КНИТУ-КХТИ татар телен үстерүгә һәм студентларны татарча укытуга уңай карый, шуңа күрә уку йортының партнер буларак, уникаль милли проектка ярдәм итәргә алынуы гаҗәп түгел. Шулай ук киноспектакльне Мәрҗани мәчетендә һәм «Время» кафесында төшергәннәр.

«Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча эш берничә ел барган, автор аны 2020 елда язып бетерә, ә 2021 елда ул республиканың Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең берсе була.

Киноспектакльнең режиссеры – «Кырык дүртнең май аенда» нәфис фильмы буенча билгеле Александр Далматов. Әлмәт театры аңа бу проектта катнашуны нәкъ менә аның кинематографик тәҗрибәсе булуга карап тәкъдим итә.

Проектта Әлмәт театрының бөтен труппасы катнаша. Киноспектакль премьерасы 22-23 мартта була.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*