tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал мирасын хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә актуальләштерү темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте
Шәриф Камал мирасын хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә актуальләштерү темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте

Шәриф Камал мирасын хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә актуальләштерү темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте

Бу атнада Татар китабы йортында Шәриф Камал мирасын хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә актуальләштерү темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте. Ул язучының 140 еллыгы уңаеннан оештырылды һәм язучының әдәби мирасын фәнни күзлектән өйрәнү юнәлешендә максатларны һәм кайбер мәсләкләрне билгеләүгә багышланды.

Фикер алышуда Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, академик Дания Заһидуллина һәм әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, язучы, Тукай бүләге иясе Лирон Хәмидуллин, Татарстан Милли музее генераль директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Светлана Измайлова, тарихчы Энгель Таһиров, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, язучы Галимҗан Гыйльманов, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире Айсылу Галиева, нәшриятның медиапродюсеры Гөлүсә Закирова, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

Чыганак: Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*