tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергә булганда – без көчле
Бергә булганда – без көчле

Бергә булганда – без көчле

19 мартта без, Дзержинск татарлары милли-мәдәни автономия активистлары, өченче тапкыр “Милли көй” өлкә фестивалендә катнаштык һәм моңа без бик шатбыз, чөнки һәрвакыт зур аралашу тәҗрибәсе туплап, кызыклы танышулар, дуслар табып кайтабыз.

Без барыбыз да бер милләт кешеләре, бер өлкәдә яшәсәк тә, моңа кадәр бер-беребез белән таныш түгел идек. Хәзер, очрашканда гына түгел, ә интернет-киңлектә дә аралашабыз. Безгә яңа танышларыбызның ничек яшәве, нинди яңалыклары, нинди чарага әзерләнүләре кызык. Хәтта сәхнәдә дә үзебезне көндәш итеп тоймыйбыз, без дуслар, без партнерлар, фестиваль кунаклары. Кирәк икән, бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, костюмнар белән алмашкан чаклар да булды. Шуңа да бу чараларны оештырган региональ татар автономиясенә, бигрәк тә Зилә ханым Ахмадуллинага зур рәхмәт. Безгә – өлкә татарларына, бер-беребезне белү, мәдәниятебезне саклап үстерү, танылган артистлар белән бергә зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт. Профессионаллар янәшәсендә без сәхнәдә үзебезне ничек тотарга, уңышсызлыкларны лаеклы кичерергә, җиңүне дөрес кабул итәргә өйрәнәбез.

Әлбәттә, остазыбыз, тынгысыз Зөһрә ханым Абдуллинага зур рәхмәт. Аның  ярдәме белән күп нәрсәләргә ирешәбез. Ул безнең өчен сәхнә булдыра, костюмнар уйлап таба, үз эшләрен артка салып, репетицияләр уздыра.

Шуны да билгеләп үтми булмастыр – безнең шәһәрдә Халит абый Сафин яши, ул һәрвакыт безгә кирәк җиребезгә бару өчен уңайлы, иң мөһиме, бушлай транспорт бирә, аңа да зур рәхмәт.

Сәфәрдән соң алган тәэсирләр белән алмашу бездә матур традициягә әйләнде. Үзебезнең татар үзәгенә кайтып, анда милли ризыклар белән кайнар чәй табыны артында үз чыгышларыбыз хакында фикер алышабыз, киләчәккә планнар корабыз.

Халыкыбызны берләштерүче шушы фестивальләр бик кирәк дип саныйм. Бергә булганда – без көчле.

Карина НИКОЛАЕВА, автономия активисты.

Дзержинск.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*