tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сүнмәс йолдызлар” татар җыры ансамбле 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
“Сүнмәс йолдызлар” татар җыры ансамбле 25 еллык юбилеен  билгеләп үтте

“Сүнмәс йолдызлар” татар җыры ансамбле 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

28 март көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең “Сүнмәс йолдызлар” татар җыры ансамбле 25 еллык юбилеен  билгеләп үтте. Юбилей концерты Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният һәм ял үзәгендә узды.

Чирек гасыр эшләүче коллективны котларга Бөтендөнья татар когрессы хезмәткәре Булат Ибраһимов, Димитровград шәһәренең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Ирина Ширяева, Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һ.б. мәртәбәле кунаклар җыелган иде.

Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәнис Җәббаров “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле 1996 елдан бирле шәһәр һәм өлкәдәге тамашачыларны татар җырлары белән сөендерүе, төрле елларда Федераль, өлкә һәм шәһәр сабантуйларында да чыгыш ясауларын, Ульян өлкәсендә генә түгел, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарында узган милли бәйрәмнәрнең дә йөзек кашы булып торуын ассызыклап узды. Шулай ук Фәнис Җәббаров Татарстан хөкүмәтенә, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка коллективка бүләк ителгән милли киемнәр өчен дә рәхмәтләрен әйтте.

Булат Ибраһимов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү сүзен җиткерде һәм артистларга Татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ләкин төп бүләк, ул әлбәттә “Татар халкының милли үзенчәлеген  саклау” Татарстан Республикасы дәүләт программасы ярдәме белән тектерелгән милли киемнәр булды. Үзләрнең 25 еллык юбилей концертында ансамбль артистлары шушы милли киемнәр белән чыгыш ясадылар.

“Сүнмәс йолдызлар” ансамблен озак еллар Фәния Халиуллова җитәкләде, аның вафатыннан соң, 2019 елдан башлап коллективны Миләүшә Халитова җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*