tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бертуган Батталовлар урамындагы яңа ачылган «Наташа» хосписында намаз бүлмәсе эшли башлады
Бертуган Батталовлар урамындагы яңа ачылган «Наташа» хосписында намаз бүлмәсе эшли башлады

Бертуган Батталовлар урамындагы яңа ачылган «Наташа» хосписында намаз бүлмәсе эшли башлады

Бүген, Рамазан аеның 26 нчы көнендә (5 апрельдә), Казанда Бертуган Батталовлар, 16 адресы буенча урнашкан «Наташа» хосписы рәсми рәвештә ачылды. Хосписның намаз укый торган бүлмәсендә беренче җомга намазы укылды. Аны «Габдрахман Үтыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин җитәкләде. Җомга намазында 20 мөселман катнашты һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь тыңлады.

80 квадрат метр мәйданлы намаз бүлмәсе 50 кешене сыйдыра. Алга таба «хоспис мәчете»ндә пациентлар белән рухи әңгәмәләр уздыру, намазлар һәм Коръән уку, дога кылу көтелә.

Хосписта имам авыруларны һәм аларның якыннарын аерым бүлмәдә кабул итәчәк. Тәһарәтханә бар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*